Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс
Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс
Другие вопросы в разделе — Другие предметы
Дед Мороз украсил ёлку хрустальными шарами.
Шары внутри полые, заполнены воздухом.
Баба Яга тоже украсила свою ёлку. Она сделала сплошные шары из глины.
Шары получились такого же размера, как у деда Мороза, но они всё время падали с ёлки, потому что были в 44 раза тяжелее полых хрустальных шаров.
Тогда Баба Яга решила испортить шары Деду Морозу, и стала наливать в них воду, чтобы они тоже падали с ёлки.
Во сколько раз увеличится вес хрустального шара, если всю полость в нем заполнить водой?
Плотность хрустального стекла равна 4,5г/см34,5г/см3, а плотность глины 1,8г/см31,8г/см3.
Ответ оставил Гость
Ответ на вопрос “Сыйфатлар кулланып рэсем буенча хикэя тозеп яз. ” был оставлен пользователем Гость по предмету Другие предметы. Чтобы посмотреть ответ нажмите “Посмотреть ответ”
Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне хикәя, сорау, боеру җөмләләргә бүләләр.
Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә. Гадәттә, мондый җөмлә хәбәр белән тәмамлана. Мәсәлән: Җыр тавышы бөтен бинаны яңгырата иде. (Г. Бәширов) Кеше бар чакта да ирекле булып бетә алмый. (А. Гыйләҗев)
Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, я сөйләүченең үзенә бирелә. Сорауны белдергән сүзгә басым ясап әйтелә. Сорау җөмлә ахырына сорау билгесе куела.
Сорау җөмлә һәрвакыт сорау интонациясе белән әйтелә һәм сорау алмашлыклары, -мы, -ме сорау кисәкчәләре ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән: Туган өйгә озакладың, Кайларда йөрдең, балам? (Р. Әхмәтҗанов).Ни өчен һәр халык үзенең тарихын белергә тырыша икән? (М. Юныс). Кайвакыт сорау интонациясе үзе генә дә сорауны белдерә. Мәсәлән: Ләйсәнә, әгәр берәрсе күрсә? (К.Кәримов)
Боеру җөмләнең үзенә генә хас интонациясе була. Ул боеру тавышы белән югарырак тонда әйтелә. Башка төр җөмләләрдәге кебек үк, логик басым төшкән сүз тагын да югарырак тон ала. Боеру җөмләдә әйдә, әйдәгез, әйдәле, әле кебек күрсәткечләр дә булырга мөмкин. Алар боеруның төрле төсмерләрен белдерәләр. Гадәти итеп кенә әйтелгән боеру җөмләдән соң нокта куела. Ихтыярны хис белән белдергән боеру җөмләләр ахырында өндәү билгесе куела. Мәсәлән, Яле, яле, сөйләп җибәр әле. (М. Мәһдиев).
Көчле тойгы белән әйтелә торган җөмләләрне тойгылы җөмләләр дип атыйлар. Аларда төрле тойгыларны: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. Белдереләләр һәм күтәренке тавыш белән әйтеләләр. Гадәттә, аның ахырында өндәү билгесе куела. Мәсәлән: Күкчәтаудан Сәлимә белән Әхияр кайткан! – дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. (М. Мәһдиев).
Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.
Сөйләүченең ихтыярын, эшләргә кушуын, боеруын, өндәвен, үтенүен, чакыруын, киңәшен белдергән җөмлә боеру җөмлә дип атала. Аның хәбәре күпчелек очракта боерык фигыль белән белдерелә.
Исегездә тотыгыз! Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә, хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы хикәя, сорау, боеру җөмләләргә әйләнә. Мәсәлән: Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң? (Д. Аппакова). Сөйләшеп кара әле син аның белән! (С.Әдһәмова)
107. Әйтү максаты буенча җөмләләрне төркемләгез.
Урок татарского языка в 3 классе на тему “Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре”
Как организовать дистанционное обучение во время карантина?
Помогает проект «Инфоурок»
Тема: Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре
1.Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен күзәтү.
2. Хикәя җөмләне аерып танырга ярдәм итү , җөмләләрне дөрес тавыш белән уку.
3. Туган телебезгә кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Материал: дәреслек, картиналар, карточкалар, җөмлә моделе.
Дәрес төре: яңа тема өйрәнү.
Эпиграф: “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар,
(1 нче слайд) Белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр”.
Ι. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.
Сәнгатьле укучы бер бала Х. Туфанның “Син өйрәттең миңа” шигырен сөйли.
Бу дөньяның төсен, ямен, тәмен,
Кем аркылы, ничек белдем мин?!
Бишектә үк мине өйрәтүчем –
Туган телем,бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
– Укучылар, бу шигырьдә нәрсә турында сөйләнә?
– Туган телгә мәхәббәт, горурлык хисләре.
– Әйе, иң элек үз телеңне өйрәнергә, матур, әдәпле сөйләшергә кирәк. Менә без дә дәресне башлап җибәрәбез. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә матур итеп елмаябыз, тылсымлы сүзләр әйтәбез. Хәерле көн, балалар!
ΙΙ. Яңа дәрес материалы. Материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. Проблема кую.
– Укучылар, карагыз әле, укытучы ни өчендер Маратның өй эшенә билге куймаган. Ни өчен куймады икән? Хәзер Маратның эше белән танышып китик әле. (З. Мансурның “Кырмыска” дигән шигыре белән танышу ).
– Шигырьдә тыныш билгеләре җитми. Җәяләр белән бирелгән урыннарга тиешле тыныш билгеләрен куеп укып карыйк (бер укучыдан укыту). (2-3 нче слайдлар)
Бер кырмыска арып-талып
Эштән кайтып килә икән(.)
Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып,
Бу мескенең суга төшкән(.)
Чыга алмас иде, бәлки,
Күпме генә тырышса да.
Бер акыллы малай күреп,
Чыбык сузган кырмыскага(.)
Уен ич бу(!) Малай әллә
Юк, дусларым, ә шулай да
Коткарган ул кырмысканы.
Сүзлек эше: җан-фәрманга – бөтен көченә
– Нинди тыныш билгеләре куйдык?
– Нокта, өндәү, сорау билгеләрен куйдык.
– Тагын бер кат дөрес интонация белән укып чыгарбыз (укыйлар).
– Әйе, кырмыска тырыш, эшчән бөҗәк. Без аларны сакларга тиеш. Чөнки бер оя кырмыска җәе буена 5 миллион корткычны юк итә. Бу малай кырмысканы коткарып, бик дөрес эшләгән. Шуңа күрә без аны ярдәмчел, тәртипле дип әйтә алабыз.
– Хәзер дәреслекнең 127 нче битендәге кагыйдәне укып чыгыйк.
– Димәк, бүген бездә тыныш билгеләре кунакта булачак. Менә алар (тактаның бер чатына куела). (4 нче слайд)
-Укучылар, бүген без әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен өйрәнербез. (5 нче слайд) Безнең максатыбыз: әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен күзәтү; хикәя җөмләләрне аерып танырга ярдәм итү, җөмләләрне дөрес тавыш белән уку; туган телебезгә кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Максатлар тау башына язылган. Дәрес ахырына без бергәләп шушы тау башына менә алсак, максатыбызга ирешербез. Аның өчен бирем-күнегүләрне дөрес итеп эшләргә кирәк. Сез әзерме? Кәефләрегезнең ничек икәнен миңа күрсәтеп алыгыз. (Өстәлдә торган карточкалар арасыннан сайлап күрсәтәләр) Бик яхшы.
Дәреслекнең 126 нчы битеннән 268 нче күнегүне укыйбыз.
– Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куелды?
– Нокта, сорау, өндәү.
Нәтиҗә: тыныш билгеләре җөмләне өч төргә бүлә. Әйдәгез бергәләп моделен төзеп карыйк. (6 нчы слайд)
– Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны, дәреснең темасын язабыз. (7 нче слайд)
– Менә хәзер күнегүдән бер хикәя, бер сорау, бер өндәү җөмләне дәфтәрләргә язып алыгыз (язалар).
– Бу хикәядә нинди җөмләләр күбрәк булды?
– Хикәя җөмләләр күбрәк булды.
– Хикәя җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куелды?
– Нинди интона ц ия белән укыла?
– Тыныч тавыш белән укыла.
– Димәк, тыныч тавыш белән хәбәр итүне белдергән җөмлә хикәя җөмлә була. Ахырында нокта куела.(8 нче слайд.) (Кунакка килгән тыныш билгеләре арасыннан ноктаны аерып алып такта уртасына куябыз). Нокта бүген безнең дәресебезнең кунагы. Ул дәреснең түрендә торачак.
ΙΙΙ. Ял итү. (9 нчы слайд)
– Безнең янга сыерчык очып килгән. Ул әле генә җылы яклардан кайткан, бик арган. Болытларга кунаклатып, без аны ял иттерик. Ләкин болытлар буш түгел, аларга тыныш билгеләре куелган. Әйдәгез, шулар арасыннан бер
ртык билгене әйтегез, сыерчыкны аның урынына утыртабыз. (10 нчы слайд)
Өтерне алабыз, чөнки әйтелү максаты буенча җөмлә ахырында өч төрле тыныш билгесе куела.
ΙV. Ныгыту. (11-12 нче слайд) Кечкенә текст. Җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп карыйк.
Җылы, кояшлы көннәр башланды(.)
Җылы яклардан кошлар кайта(.)
– Бирелгән җөмләләр нинди тавыш белән әйтеп укылды? Бүген җөмләнең кайсы төренә күбрәк тукталдык?
– Хикәя җөмләгә, чөнки җөмләләр тыныч тавыш белән укылды.
– Димәк, нинди җөмлә хикәя җөмлә була?
– Тыныч тавыш белән әйтелгән, ахырында нокта куелган җөмлә.
V. Өй эше. (13 нче слайд) Дәреслекнең 127 нче битендәге 269 нчы күнегүне эшләргә, күп нокталар урынына тиешле тыныш билгеләрен куеп, шигырьне күчереп язарга. Өстәмә бирем: теләгән кешегә журналлардан, кызыклы китаплардан бүген өйрәнгән җөмлә төрләренә берәр мисал язып килергә.
Хәзер төркемнәргә бүленеп эшләп алырбыз. Мин төркемнәр дип бер парта артында утырган укучыларны әйтәм. Кайсы төркем күбрәк җөмлә уйлап языр, аннан соң тикшерербез. (14-15 слайдлар)
а) көн, җылы, аяз. – Җылы, аяз көн.
б) кояш, урманнар, нурлар, коена. – Урманнар кояш нурларына коена.
в) оча, күбәләкләр, болында. – Болында күбәләкләр оча.
г) урманда, сайрый, кошлар. – Урманда кошлар сайрый.
д) суда, бәбкәләре, үрдәк, уйный.- Суда үрдәк бәбкәләре уйный.
Эшкә нәтиҗә ясау. Дөрес һәм күбрәк язган төркемнәрне бәяләү.
Дәрестә актив катнашкан укучыларны билгеләү. “5” ле алучыларга кызыл йолдызчык, “4” ле алучыларга зәңгәр түгәрәкләр бирү.
– Бүгенге дәрестә сез нәрсәләрне белдегез?
– Җөмлә төрләрен белдек.
– Кайсы җөмләгә күбрәк тукталдык?
– Хикәя җөмләгә тукталдык.
– Безгә кунакка килгән тыныш билгеләренең кайсылары читтәрәк калды?
– Өндәү, сорау. Аларны без киләсе дәрестә карарбыз.
-Укучылар, безнең максат тау башына менеп җитү иде. Менә мин үзебезне тау башына менеп җиттек дип исәплим. Кәефләрегез ничек соң? Ягез әле, күтәреп күрсәтегез миңа. (Укучылар күрсәтәләр)
– Киләсе дәрестә калган тыныш билгеләренә күбрәк тукталырбыз. Рәхмәт, сау булыгыз. Дәресемне шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә. (16 нчы слайд)
Күпме көч куйдык, тырыштык
Тауга да менеп җиттек.
Бирем, күнегүләр эшләп,
Максатка без ирештек.
Р. А. Низамов “Көч һәм рух тамырлары”, 2000;
Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс
Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор.
Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк. Беренчедән, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, теплицага кар кертергә кирәк. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.
Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагызда кар күп булса, зур савытларга тутырып куегыз. Яшелчәләргә сибәргә бик файдалы су җыелып торачак. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.
Язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк. Җимеш агачларында чәчкә бөреләре саклансын өчен кәүсәгә известь эремәсе сиптерегез.
Мартның икенче декадасында агачларның һәм куакларның картайган яки артык үскән ботакларын кисеп, аларны формалаштырырга мөмкин. Кар эреп бетүгә, зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен агачларны махсус пояслар белән каплыйлар. Бу вакытта теплица эчендәге кар да эреп беткән була, хәзер дезинфекцияләү эшләрен башкарырга кирәк. Кояшлы җылы көнне теплицаның эчке ягын чәй содасы һәм кер сабыны салынган җылымса су белән юыгыз. Янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп чыгыгыз. Кайбер бакчачылар теплицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язын-көзен бу корылмаларны яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә. Поликарбонаттан корылган теплицаны юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланыгыз, чөнки тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.
Теплицаның кипкәнен дә көтеп тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (бакчачы кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтегез. Бу эшләрне башкаргач, җирне казып чыгарга да була.
Март — үсентеләр үстерү чоры. Февральдә утырткан татлы борыч, баклажан, помидорларны күчереп утыртырга вакыт. Шулай ук март урталарында помидор, татлы борыч, төсле кәбестә кебек яшелчә, сальвия, гвоздика, арыслан тамагы (львиный зев) кебек чәчкә үсентеләре алу өчен орлык чәчәргә була.
Мартның соңгы атналарында бегония, гладиолус, георгиннарның бәрәңгеләрен өйдәге савытларга утыртсагыз, җәй башында ук бакчагыз төрле төстәге чәчкәләргә төренер. Кышкылыкка капланган роза, гортензия, азалия кебек чәчкәләрне һәм башка декоратив куакларны ачып җилләтергә онытмагыз.
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасына карап башкарыгыз. Язның да үз холкы, үз нечкәлекләре була.
Сөйләнмәгән хикәя
Әни, укы, мин тыңлыйм!
Юлия Тухбатуллина
Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый. Аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.
Фатих Хөсни
Сөйләнмәгән хикәя
Кыскартып алынды
. Моннан байтак еллар элек, революциягә чаклы ук, Биктимернең әнисе Маһруй җиңги коймак пешерергә уйлый. Мич яккач, таба кирәк, коймакны бит учта пешереп булмый. Аларның исә мич астында күгәреп беткән ярык бер табалары гына бар.
– Бар, Биктимер, хәзер үк чат Җамалиларга йөгер, әни таба сораган иде, табагызны биреп торыгыз әле, диген.
Биктимер сүз тыңлый торган малай иде. Әнисе әйткәч, чабата киндерәләрен дә бәйләп тормыйча, мич башыннан атылып төшә дә иске бишмәте белән иске бүреген тиз генә киеп чыгып китә.
Биктимер капка төбенә килеп җиткәч, Маһруй җиңги аны тагын туктата:
– Болай гына булмас син ачык авыздан. Син, Биктимер, барганда да, кайтканда да авыз эчеңнән «әнинең камыры кабара, әнинең камыры кабара», дип кабатлап бар. Ишеттеңме? — ди.
– Ишеттем, — ди Биктимер һәм, шул минуттан башлап, «әнинең камыры кабара»ны кабатларга да тотына. Чат Җамалиларга барып җиткәнче кабатлап бара, ишек төпләрендә дә гел кабатлап тора. Аңа чат Җамалиларда озак торырга туры килми. Табалары буш булганлыктан, тегеләр зур гына бер табаны Биктимергә тоттырып та җибәрәләр. Кайтырга чыга Биктимер. Үзе йөгерә, үзе һаман «әнинең камыры кабара»ны авыз эченнән кабатлап кайта. Күрәсез, бөтенесе ал да гөл, коймак авызга үзе шуып керергә тора.
Биктимер авыз эченнән әлеге дә баягы «…кабара»ны кабатлап, зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме шунда, Чишмә тавына килеп чыга. Ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта бала-чагалар, шау-гөр килеп, чана шуып уйныйлар.
. Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, шугалак буенча тау астына шуып төшеп китә. Тагын менә, тагын төшә, тагын менә, тагын төшә. Бөтен нәрсәне: ашауны да, «әнинең камыры кабара»ны да онытып, шуып уйный башлый. Биктимернең табасы, чаналардан уздырып, үзенә бер тавыш белән зыңгылдап шуа. Бу башка малайларның күзләрен яндыра. Малайлар, чаналарын ташлап, Биктимергә кызыгып карап тора башлыйлар.
Бервакытны, канатлары киредән кулга әйләнгәч, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде кояш баеган, күктә беренче йолдызлар күренә башлый. Биктимер, әнисен күз алдына китереп, «әни… кабара…» дигән сүзләрне өзек-өзек кабатлап куя. Ә аннары бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап, өйгә кайтып керә…
Дуслар, әсәрнең тулы вариантын укыгыз. Ә сез ничек тәмамлар идегез? Тышлыктагы рәсемгә дә карап, хикәяне тәмамлагыз һәм безгә язып җибәрегез.